Татарстанда илкүләм проект буенча Мөслим – Биләр автомобиль юлы участогы ремонтланды

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 2,876 км булган 9,0 – 10,7 км, 14,5 – 15,7 км участокларында Мөслим – Биләр автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 20 мең кв.м мәйданлы ЩМА-11 вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслеген урнаштыру, юл кырыйларын 8 мең кв. м мәйданда асфальт-гранулятор белән ныгыту эшләре башкарылган. 

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, подряд оешмасы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гомуми озынлыгы 200 км дан артык булган 131 объектта эшләр башкару, шул исәптән 13,5 км төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International