Татарстанда Яшел Үзән районындагы Түбән Карамалы – Албаба станциясе автомобиль юлын ремонтлауга керештеләр

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында Карамалы Тау – Албаба станциясе автомобиль юлының 4,5 – 7,9 км участогы ремонтлана. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,3 км тәшкил итә.

Бүгенге көнгә «Автодорстрой» ҖЧҖ тарафыннан гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау һәм А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам урнаштыру эшләре башкарылды.

Объектта юлчылар шулай ук төп юлга 23 мең кв. метрдан артык мәйданда А16Вн асфальт-бетон катнашмасыннан өске катлам салу һәм 9,5 мең кв. метрдан артык мәйданда юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту эшләрен башкарачаклар, шулай ук юл билгеләре ясаячаклар.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 км дан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International