Татарстанда барлык 19 объектта да светофорларны модернизацияләү эшләре башланды

2025 елның 27 июне, җомга

Татарстан Республикасында агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 19 светофор объектын модернизациялиләр. Әлеге эшләргә 122 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 97 млн сумы РФ бюджетыннан. Акчалар Казан һәм Чаллы шәһәрләренә юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) өчен җиһазлар китерүгә һәм монтажлауга юнәлдереләчәк.

Бүгенге көндә барлык объектларда да хәрәкәт белән идарә итүнең адаптив системалары урнаштырыла, алар светофорларның эш режимын юлларның йөкләнешенә карап автомат рәвештә җайга сала, интеллектуаль юл контроллерлары һәм трафикның интенсивлыгын терки торган видеокүзәтү камералары монтажлана. Шулай ук юл чатында вәзгыятьне мониторинглау өчен күзәтү камералары реаль вакыт режимында урнаштырыла.

Монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләрен тәмамлау дәүләт контракты нигезендә 2025 елның 30 сентябренә кадәр планлаштырыла. Проект тыгыннарны киметергә, юл хәрәкәте иминлеген арттырырга һәм шәһәрләрнең транспорт системасын нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Казанда 13 объект модернизацияләнә, алар арасында: Декабристлар урамы - Горсовет урамы, Декабристлар урамы - Лушников урамы, Декабристлар урамы - Тверь урамы, Чуйков урамы - Дуслык утравы (җәяүлеләр), Чуйков урамы - Лаврентьев урамы һәм башкалар.

Чаллы шәһәрендә – 6 объект: Чулман - Ост Маннанов ур., Чулман - Королев ур., Чулман - Халыклар дуслыгы ур., Чулман - ост «40 Комплекс», Чулман - Р. Беляев ур., Чулман - Автозавод пр.

Татарстан Республикасында интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертү буенча эш 2020 елдан алып барыла. Соңгы 4 елда 15 метеостанция, 15 таблоүзгәрешле мәгълүмат җиһазландырылган, адаптив идарә итү өчен 99 светофор модернизацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International