ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Горький тимер юлы станцияләреннән бу көннәрне 464 ветеран һәм озата йөрүчеләр киткән, аларның 110ы Казан станциясеннән. Горький магистрале станцияләренә 472 ветеран һәм озата йөрүчеләр килгән, Казан станциясенә – 98 кеше.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 272 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 42 очрагы, 39 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 428 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
8-14 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын яныннан 1356,56 тонна чүп-чар җыеп ташланылган. Санитар-экологик чараларны уздыру барышында 658 кеше һәм 208 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Актаныш муниципаль районында 15 нче майдан алып 15 нче июльгә кадәр “Актаныш-Пучы” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла.
Татарстанда чокырларны ямау буена эшләр башланганнан бирле 35 140 тонна асфальт-бетон кулланып 181 520 кв.м юл төзекләндерелгән.
“Россия тимер юллары” ААҖнең “Казан станциясендә клиник хастаханәсе” хезмәткәрләре Казан тимерюлчылары белән бергәләп рентгенология бүлегендә ремонтны тәмамлыйлар.
Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖнең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары гыйнвар-апрельдә төбәк һәм җирле бюджетларга 4434,3 млн сум акча күчергән.
Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 37 очрагы, 37 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 417 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 10 халыкара рейслар. 2586 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 3047 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International