Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 15 мае, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 272 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Иделдә суның биеклеге 51,99 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,74 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 19 халыкара рейслар. 2286 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2584 кеше килгән.

15 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Температура +20 - +25 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International