15 нче майдан ике айга “Актаныш-Пучы” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Актаныш муниципаль районында 15 нче майдан алып 15 нче июльгә кадәр “Актаныш-Пучы” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла. Монда бу чорда ремонт эшләре планлаштырылган.

Әйләнеп узу өчен якынрак урнашкан “Актаныш-Пучы” - Татар Суыксуы”, “Түке-Татар Ямалы” (Түке-Татар Суыксуы участогында) һәм “Түке-Зөбәер” (“Түке - “Актаныш-Пучы” автомобиль юлы участогында) автомобиль юллары тәкъдим ителә. Юл билгеләрен куеп әлеге автомобиль юлын әйләнеп узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International