Татарстанда 13 майда төбәк әһәмиятендәге 5802 кв.м юл төзекләндерелгән

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда чокырларны ямау буена эшләр башланганнан бирле 35 140 тонна асфальт-бетон кулланып 181 520 кв.м юл төзекләндерелгән.


13 майда Республикада 740 тонна асфальт-бетон кулланып 5 802,7 кв.м. төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән. Шул исәптә чокырларны ямау түбәндәге районнарда башкарылган: Әгерҗе (225 кв.м), Аксубай (226,5 кв.м), Әлмәт (250 кв.м), Баулы (234,7 кв.м), Балтач (200 кв.м), Югары Ослан (128,2 кв.м), Чүпрәле (370 кв.м), Алабуга (190 кв.м), Кама Тамагы (128,2 кв.м), Кукмара (188 кв.м), Лениногорск (346 кв.м), Мөслим (171,9 кв.м), Сарман (283 кв.м), Спас (264,1 кв.м), Тукай (340 кв.м), Чирмешән (257 кв.м) һәм Ютазы (128 кв.м).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International