3-12 майда Казан станциясеннән ерак араларга хәрәкәт итүче поезларда бушлай билет белән 100 артык ветеран һәм озата йөрүчеләр киткән

2015 елның 15 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2015 елның 3-12 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, һәм озата йөрүчеләр өчен ерак араларга хәрәкәт итүче поезларда бушлай йөрү мөмкинлеге бирелде.


Горький тимер юлы станцияләреннән бу көннәрне 464 ветеран һәм озата йөрүчеләр киткән, аларның 110ы Казан станциясеннән. Горький магистрале станцияләренә 472 ветеран һәм озата йөрүчеләр килгән, Казан станциясенә – 98 кеше.


Әлеге акция кысаларында Горький тимер юлы полигонында барлыгы 639 бушлай билет рәсмиләштерелгән. Бушлай йөрү хокукы белән файдалану иң күбе Казанда һәм Түбән Новгородта теркәлгән.


Исегезгә төшерәбез, бушлай йөрү өчен билетлар купелы вагоннарга һәм барлык категориядәге поездлар урыннарына рәсмиләштерелде. Транзит аша чит ил дәүләтләре буйлап хәрәкәт итүче поездларга да бушлай йөрү билетларын рәсмиләштерү мөмкинлеге бирелде. Пассажирлар күрсәтелгән вакыт аралыгында бушлай йөрү мөмкинлегеннән чикләнмәгән күләмдә файдалана алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International