Үткән тәүлектә республика юлларында 417 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Республикада үткән тәүлектә 13 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

 
Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 37 очрагы, 37 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 417 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

 
Майның 13 көне эчендә республикада 148 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 21 кеше һәлак булган һәм 184 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International