Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖнең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары гыйнвар-апрельдә төбәк һәм җирле бюджетларга 4434,3 млн сум акча күчергән.
Татарстанда 2015 елның гыйнвар-апрель айларында ГТЮның салым түләүләре 427 млн 900 мең сум, Удмуртиядә – 191 млн сум, Чувашиядә – 85 млн 900 мең сум, Мари Элда – 14 млн 500 мең сум, Башкортстанда – 11 млн 400 мең сум, Мордовиядә – 6 млн 200 мең сум. 2015 елның 4 ае өчен Түбән Новгород өлкәсендә ГТЮның салым түләүләре 3 млрд 114 млн 700 мең сум тәшкил иткән, Владимирда – 245 млн 200 мең сум, Киров өлкәсендә – 266 млн 200 мең сум, Свердловскида – 51 млн 700 мең сум, Рязаньда – 1 млн 400 мең сум.
“РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлы эре һәм төгәл салым түләүче булып тора. Гомумән алганда, “Россия тимер юллары” ААҖ оештырылганнан бирле төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 100 млрд сум чамасы акча күчерелгән.