8-14 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы участоклардан 1356 тоннадан артык чүп-чар җыеп ташланылган
2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Бу эштә республиканың транспорт комплексы предприятиеләре актив катнаша.
8-14 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын яныннан 1356,56 тонна чүп-чар җыеп ташланылган. Санитар-экологик чараларны уздыру барышында 658 кеше һәм 208 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Федераль әһәмияткә ия автомобиль юллары яныннан 565 тонна чүп-чар җыеп алынган, 124 кеше һәм 41 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Ел саен Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен — җиңүне якынайтып кына калмыйча, озак еллар республиканың транспорт комплексында хезмәт куйганнарны аеруча җылы котлый.