ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 16 июньдә сәгать 13.00 алып 17 июньнең сәгать 23.00 кадәр республикада һава торышы бозылуы турында хәбәр итә.
“Казан” халыкара аэропорты җитәкчелеге сугыш ветераннары өчен өстенлекле хезмәт күрсәтүне 2 нче номерлы терминалның VIP-залында оештыру турында карарга килгән.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә юл челтәрен төзекләндерү эшләре барышында 5 урам үзгәртелде - Ленин, Мазилин, Энгельс, Октябрь һәм Золин  урамнары.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе Татарстан белән Марий Элны бәйләүче 4 шәһәр яны поезды йөри башлаячагын хәбәр итә.
Свияжск станциясендә 22 һәм 24 июньдә ремонт эшләре башкару сәбәпле ике шәһәр яны поездының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 19 халыкара рейслар. 3317 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3122 кеше килгән.

12
июнь, 2015 ел
җомга
Казанда 15 июньнән алып 2016 елның 1 апреленә кадәр Зорге урамы буенча 66/1 нче номерлы йорт янындагы юл транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 318 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанның “Көньяк” автовокзалы 11 июннән Яңа Чишмәгә яңа расписание кертә. Хәзер автобуслар Казаннан көн саен 10.10 кузгалып китәчәкләр.
Казанда 15 июньнән алып 31 августка кадәр Энергетиклар урамының 3 нче номерлы йорты янындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International