Свияжск станциясендә 22 һәм 24 июньдә ремонт эшләре башкару сәбәпле ике шәһәр яны поездының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
6365 нче номерлы Казан-Албаба поезды (13.50 сәгатьтә кузгала) “Свияжск” станциясенә кадәр (15.05 сәгатьтә килеп җитә) бара, Свияжск-Албаба участогында расписаниедән чыгарыла.
6366 нчы номерлы Албаба-Казан поезды “Свияжск” станциясеннән 17.09 сәгатьтә китә һәм Казанга гамәлдәге расписание буенча 18.27 сәгатьтә килеп җитә, Албаба-Свияжск участогында расписаниедән чыгарыла.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.