ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе 16 июньдә сәгать 13.00 алып 17 июньнең сәгать 23.00 кадәр республикада һава торышы бозылуы турында хәбәр итә.
16-17 июньдә яшен, боз, җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе көтелә, көчле яңгыр булачак. Казанда синоптиклар яшен, боз һәм көчле җил вәгъдә итәләр.
Мондый һава шартлары юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Транспорт йөртүчеләренә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк.