“Казан” аэропортында Бөек Ватан сугышы ветераннарына хәзер бушлай хезмәт күрсәтеләчәк

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

“Казан” халыкара аэропорты җитәкчелеге сугыш ветераннары өчен өстенлекле хезмәт күрсәтүне 2 нче номерлы терминалның VIP-залында дәвам итү турында карарга килгән. Ветераннар 6 майдан алып 12 июньгә кадәр өстәмә хезмәтләрдән куллана алдылар.


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән елда сугышта катнашучылар һәм инвалидлар өчен, шулай ук аларны озата баручыларга түләүсез нигездә кайнар һәм салкын эчемлекләр, “чәй өстәле” принцибы буенча бер тапкыр туклану тәкъдим ителә. Ветераннарны күчереп йөртү өчен 2 нче номерлы терминалдан һава судносына кадәр перронлы микроавтобус бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International