ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 18 халыкара рейслар. 3258 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2956 кеше килгән.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Яңа “Казан-Анапа-Геленджик-Казан” туры 26 нчы июньдә старт ала.
Казанда квартал эчендә җылылык үткәргечне төзекләндерү эшләре башкару сәбәпле, Әмирхан проспекты буенча кайбер тыкрыклар ябыла.
19 нчы июньнең 22.00 сәгатеннән алып 22 нче июньнең 6.00 сәгатенә кадәр, шулай ук 26 нчы июньнең 22.00 сәгатеннән алып 29 нчы июньнең 6.00 сәгатенә кадәр Межлаук урамы буенча 35 нче номерлы йорт янындагы өлеш транспорт хәрәкәте өчен ябылачак.
Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында төбәк әһәмиятендәге “Ашытбаш-Шушмабаш-Карадуган” автомобиль юлында чокырларны ямау төгәлләнде. Төзү-төзекләндерү эшләре 173 тонна асфальт-бетон кулланып 1500 кв.м мәйданда башкарылды.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 40 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 529 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 324 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Кукмара муниципаль районында 1 июльгә кадәр “Ошторма Юмья-Яңа Кукмара” автомобиль юлы буенча хәрәкәт туктатыла.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 24 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 57 очрагы, 42 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 433 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 311 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 48 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International