Аксубайның урам-юл челтәрендә төзекләндерү эшләре төгәлләнә

2015 елның 15 июне, дүшәмбе
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә юл челтәрен төзекләндерү эшләре барышында 5 урам үзгәртелде.

Ленин, Мазилин, Энгельс, Октябрь һәм Золин урамнарында 8 мең 445 кв.м юлга асфальт түшәлде. Монда 88 кв.м мәйданда тротуарлар тәртипкә кертелде, озынлыгы 591 метр бордюрлар урнаштырылды. Шулай ук урамнардан 15 төшү юлы төзелде, гомуми мәйданы 1278 кв.м тәшкил итә. Мазилин урамында автобус павильоны җиһазландырылды. Октябрь урамында машиналар тукталышы оештырылды. Төзекләндерелгән урамнарда 16 юл билгеләре куелачак.

Эшләрнең генераль подрядчысы – “Татавтодор” ААҖ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International