“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе Татарстан белән Марий Элны бәйләүче 4 шәһәр яны поезды йөри башлаячагын хәбәр итә.
3 нче июльдән: 6383 нче номерлы Казан – Йошкар-Ола һәм 6453 нче номерлы Йошкар-Ола – Табашино поездлары йөри башлаячак.
4 нче июльдән – 6382 нче номерлы Йошкар-Ола – Казан һәм 6452 нче номерлы Табашино - Йошкар-Ола поездлары йөри башлаячак.
“Казан – Йошкар-Ола”, “Йошкар-Ола – Казан” маршрутлары буенча билет бәясе 264 сум тәшкил итәчәк, “Табашино - Йошкар-Ола” һәм “Йошкар-Ола – Табашино” маршрутлары буенча – 156 сум.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.