Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 12 июне, җомга
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 318 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,01 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,61 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 18 халыкара рейслар. 3011 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2980 кеше килгән.

12 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән һәм көндез күп районнарда яңгыр, урыны белән яшен, көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез: +17 - +22 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International