Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмат

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 187 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 116.

 

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 15 халыкара рейслар. 2198 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2392 кеше килгән.

 

26 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International