“2014-2016 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем бирү чаралары узды.
Идел буе дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Ажимов Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары һәм бурычлары турында чыгыш ясады. Тимур Ажимов дәүләт граждан хезмәтенең җәмгыяви әһәмияте турында сөйләде, һәм шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләренә тукталды.