Яшел Үзән станциясенең 758 нче чакрымында тимер юл аша юл уткәргече төзелеше дәвам итә

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

ТРның Яшел Үзән районында Яшел Үзән станциясенең 758 чакрымында тимер юл аша юл уткәргече төзелеше дәвам итә. 25 нче ноябрьгә мәгълүматлар буенча Мәскәү юнәлешендәге тимер юллар өстендә урнашкан 6 нчы һәм 7 нче номерлы терәкләр аралыгындагы корылмаларны монтажлау төгәлләнгән. Моның өчен пассажир һәм йөк поездлары хәрәкәте өч тапкыр ике сәгатькә тукталып торган, һәм шулай ук эшләрне башкару вакытында станциянең элемтә челтәрендә токны да өзеп тору оештырылган.

Юл үткәргеченең төзелеше 2012 нче елның декабрендә башланган һәм график буенча алып барыла. Юл үткәргеченең озынлыгы 210 м тәшкил итә. Йөри торган өлешенең киңлеге – 8 м. Эшләр барышында күпернең ике ягында да 1,5 м киңлектә җәяүлеләр юлы тәртипкә китереләчәк, барьерлык һәм култыкса киртәләре урнаштырылган инде.

Эшләрнең проектчысы – “Транспроектсервис” ҖЧҖ, генераль подрядчысы – “Мосты РТ” АҖ.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International