Казанда Ленская урамы хәрәкәт өчен өлешчә ябыла

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

          Казанда светофор объектларын урнаштыру сәбәпле Ленская урамы транспорт хәрәкәте өчен ябыла. 27-30 ноябрь көннәрендә автотранспорт өчен ике як буенча хәрәкәттә дә Ленская урамының Серов һәм Большая Крыловка урамнары белән кисешү урынында – 2 нче Юго-Западная урамы буенча төзелеп килә торган 39 нчы номерлы йорт янындагы өлеше ябыла.

          1-3 декабрьдә 2 нче Юго-Западная урамындагы 35 нче номерлы йорт янындагы юл участогы ябык булачак. Шулай ук 1-3 декабрьдә 2 нче Юго-Западная урамындагы 36 нчы номерлы йорт янында урнашкан Ленская урамы тротуары өлешчә ябык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International