Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 260 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 189.

Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 22 халыкара рейслар. 2200 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2284 кеше килгән.

25 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак, көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил. Температура: 0 - -3 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International