24 ноябрьдә республика юлларында 344 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

 

Республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 7 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 25 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 344 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Ноябрьнең 24 көне эчендә республикада 274 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 31 кеше һәлак булган һәм 319 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International