Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен “Содружество” ААҖ компаниясе 15 февральдән алып 29 апрельгә кадәр 6420 нче номерлы Казан-Арча поездын көн саен йөртә башлый.
Уңайлы автобуслар көн саен 17.30 сәгатьтә кузгалалар. Юлдагы вакыт 6 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк. Билет бәясе - 650 сум.
8, 10, 16 һәм 18 февральдә ремонт эшләре башкару сәбәпле Казан-Албаба-Казан юнәлешендә йөрүче поездларның хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.
Республика юлларында 310 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.
5-7 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 78 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 157 очрагы, 238 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1149 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Республика юлларында 338 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 2 халыкара рейслар. 1474 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1349 кеше килгән.
Республика юлларында 521 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 406.
20 нче марттан Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясенең маршрутлар картасында яңа пункт - себердәге Сургут шәһәре барлыкка киләчәк.
28 нче апрельдән "Казан" халыкара аэропортыннан Чехия башкаласына яңа рейс старт ала. Билетлар сатыла башлады.