Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Сочидан Сургутка авиарейс ача

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

          20 нче марттан Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясенең маршрутлар картасында яңа пункт - себердәге Сургут шәһәре барлыкка киләчәк. Очышлар Сочидан Сургутка атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Бөгелмәдә тукталыш ясап башкарылачак. Очыш вакыты – 6 сәгать. Борт Сочидан 09.50 очачак һәм 12.20 сәгатьтә Бөгелмәгә төшәчәк. Бөгелмәдән 13.10 күккә күтәреләчәк, Сургутка 17.40 төшәчәк. Кире юнәлештә борт Сургуттан 18.40 оча,  Бөгелмәгә 19.10 төшә. Сочига 20.00 оча, 22.30 килеп җитә.

          Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында (http://uvtaero.ru/) яисә (843) 260-15-09 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International