Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 249 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 310 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.

 

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 2 халыкара рейслар. 1474 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1349 кеше килгән.

 

4 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә, вакыты белән кар һәм юеш кар, урыны белән көндез яңгырлы, көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 0 - +2 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International