Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 81 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 521 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 406.

 

Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 8 халыкара рейслар. 1548 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1698 кеше килгән.

 

3 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар һәм юеш кар, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Температура: -3 - +2 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International