28 нче апрельдән "Казан" халыкара аэропортыннан Чехия башкаласына яңа рейс старт ала. Билетлар сатыла башлады.
Рейс атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе башкарылачак. Пассажирлар 130 урынга исәпләнгән "Airbus A320" һава судносында очачак. Очышлар өчен түбәндәге график каралган: лайнер 22.05 сәгатьтә Прагадан күккә күтәрелә, 02.40 сәгатьтә Казанга төшә. 3.35 сәгатьтә һава судносы Чехиягә юл тота һәм 6.15 сәгатьтә аэропортка төшә. Графикка үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин.
Бу маршрут буенча очышлар октябрь ахырына кадәр башкарылачак.
Пассажирлар урыннар, авиабилетның тулы бәясе турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында таба ала.