Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 99 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 338 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.
Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 6 халыкара рейслар. 1550 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1832 кеше килгән.
5 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, кар, юеш кар, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: 0 - -5 гр.