Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 248 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 310 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 195.

 

Казан аэропортыннан 48 рейс башкарылган, шул исәптә 2 халыкара рейслар. 1578 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1380 кеше килгән.

 

8 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә, кар, кайбер районнарда томан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -2 - -7 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International