5-7 февральдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 157 очрагы ачыкланган

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

5-7 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 78 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 157 очрагы, 238 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1149 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Февральнең 7 көне эчендә республикада 58 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 66 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International