21 нче майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә багышланган тантаналы чара - "Изге Болгар җыены" уздырыла.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 80 очрагы, 75 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 558 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 93 очрагы теркәлгән.
ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Халыкара балаларны яклау көненә багышлап “Җәй елмаюдан башлана” дигән махсус акция ачып җибәрә һәм 1 нче июньдә барлык рейсларда 14 яшькәчә булган яшь пассажирларга стильле һәм файдалы бүләкләр тапшырачак.
«Аэросервис» авиакомпаниясе 2 нче июньдә Казан-Волгоград, 7 нче июньдә Казан-Ижевск маршруты буенча рейслар ача.
Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. 3183 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2658 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 34 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 84 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 499 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Актаныш муниципаль районында 20 нче майдан алып 1 нче июльгә кадәр Актаныш-Пучы автомобиль юлының 29-37 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре үткән шимбәдә Татарстан өчен традициягә кереп киткән “Агачлар утырту көне” табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар һәм 500 тирәсе чыршы үсентеләре утырттылар.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.