Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,61 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,29 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 6 халыкара рейслар. 2427 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2355 кеше килгән.
16 нчы майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көнчыгыштан, урыны белән тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк. Температура: +12 - +17 гр.