Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе “Җәй елмаюдан башлана” акциясе тәкъдим итә

2016 елның 17 мае, сишәмбе

          ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Халыкара балаларны яклау көненә багышлап “Җәй елмаюдан башлана” дигән махсус акция ачып җибәрә һәм 1 нче июньдә барлык рейсларда 14 яшькәчә булган яшь пассажирларга стильле һәм файдалы бүләкләр тапшырачак.   

          Россиянең 20 дән артык шәһәре авиакомпаниянең маршрутлар челтәре белән берләшкән. 1 июньнән Казаннан Санкт-Петербург, Сочи, Пермь, Түбән Новгород шәһәрләренә, Бөгелмәдән - Мәскәү, Сочи, Сургутка, Пермьнан  Симферопольгә китәргә була. Моннан тыш, авиакомпания 12 яшькә кадәрге балалар өчен, сайлап алынган тарифка карап, авиабилетларга 15 тән 25 процентка кадәр ташлама ясый.

          Тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru/ һәм белешмә хезмәте телефоны 966 2601509 аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International