Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 53,64 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,27 метр (65,9 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. 3183 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2658 кеше килгән.

 

17 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 5-10 метрга җитә, көндез урыны белән тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Температура: +14 - +19 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International