20 нче майдан алып 1 нче июльгә кадәр Актаныш-Пучы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

          Актаныш муниципаль районында 20 нче майдан алып 1 нче июльгә кадәр Актаныш-Пучы автомобиль юлының 29-37 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлычы ябыла. Монда бу чорда ремонт эшләре планлаштырылган.

 

          Әйләнеп узу өчен 3 автомобиль юлы  тәкъдим ителә: “Актаныш-Пучы” - Татар Суыксуы”, “Түке-Татар Ямалы” һәм “Түке-Зөбәер”. Тиешле юл билгеләре белән әлеге автомобиль юлын әйләнеп узуны оештыру схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International