Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 93 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,54 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,22 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 10 халыкара рейслар. 2206 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2138 кеше килгән.
18 нче майда республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 6-11 метрга җитә, көндез урыны белән тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Температура: +16 - +21 гр.