21 нче майда Болгарга кадәр автовокзаллардан һәм Казан елга портыннан рейслар оештырыла

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

 

          21 нче майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә багышланган тантаналы чара - "Изге Болгар җыены" уздырыла.

          Әлеге чара кысаларында махсус автобус рейслары оештырыла: "Башкала" автовокзалыннан 05.30 һәм 08.40 сәгатьтә, "Көньяк" автовокзалыннан 05.50 һәм 09.00 сәгатьтә. Болгардан кайтыр юлга алар 14.00 һәм 16.00 сәгатьтә  кузгала. Бер юнәлешкә бару бәясе - 310 сум. Автовокзалларның администрациясендә, пассажирлар күп булган очракта өстәмә рейслар кертеләчәк, дип ышандыралар.

          Моннан тыш, чараны уздыру урынына барып кайтуны уңайландыру өчен  елга портыннан “Казан - Болгар – Тәтеш” маршруты буенча "Метеор" теплоходы рейсы да оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International