2 нче июньдә «Аэросервис» авиакомпаниясе Казан-Волгоград маршруты буенча рейс ача. Ан-24 һава судносы Казаннан дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе 06.20 сәгатьтә очачак, ә 09.05 сәгатьтә Волгоградта булачак. Сишәмбе һәм җомга 16.35 сәгатьтә Волгоградтан күккә күтәреләчәк һәм 19.00 сәгатьтә Казанда булачак.
7 нче июньдә Казан-Ижевск маршруты буенча рейслар старт ала. Казаннан очкыч сишәмбе һәм җомга 06.20 сәгатьтә кузгалса, Ижевскидан - чәршәмбе 08.40 сәгатьтә һәм дүшәмбе 05.20 сәгатьтә очачак.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очышлар графигына үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
Очышларны октябрь азагына кадәр башкару планлаштырыла.