2 нче июньнән “Пионер – төбәк авиалинияләре” авиакомпаниясе (элекке “Аэросервис” авиакомпаниясе) Казаннан 4 яңа авиарейс гамәлгә кертә - Волгоград, Симферополь, Краснодар һәм Минеральные Воды калаларына.
Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 2851 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2598 кеше килгән.
Казанда яңгыр сулары канализациясе челтәрен төзү сәбәпле 3-6 июньдә П.Лумумба урамының Бондюжская урамыннан Гвардия урамына таба хәрәкәт юнәлешендә сул як хәрәкәт полосасы ябыла.
Казанда 3-12 июньдә Бондаренко урамының 36а номерлы йорты һәм Ямашев проспекты буенча 38 нче номерлы йорты тирәсендәге юл өлешендә хәрәкәт туктатыла.
Татарстан Республикасы территориясендә 13 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 79 очрагы, 106 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 511 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
1 июньдә “РТЮ” ААҖ “Линия жизни” дип аталган хәйрия фонды белән берлектә илебезнең барлык балалар тимер юлларында Балаларны яклау көненә багышланган “Иң озын тормыш линиясе” дигән акция оештырдылар.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Балалар тимер юлы Казанда чираттагы пассажирлар сезоны ачты.
Казанда 2 нче июнь көнне сәгать 22.00 алып 3 нче июнь сәгать 6.00 кадәр Челюскин урамында 31а номерлы йорт тирәсендәге юл өлеше хәрәкәт өчен тулысынча ябыла.
Казанда 2-28 июньдә Силикат урамында ике юл өлеше хәрәкәт өчен тулысынча ябык булачак.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 2700 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2345 кеше килгән.