Балалар тимер юлы Казанда пассажирлар сезонын ачты

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

 

          Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Балалар тимер юлы Казанда чираттагы пассажирлар сезоны ачты. Традиция буенча, бәйрәм чарасы тантаналы линейка белән башланып китте, анда яшь тимерюлчыларга  таныклыклар тапшырдылар, иң яхшы укучыларны билгеләп үттеләр. Шулай ук “Здоровье планеты? В моих руках!” дип аталган халыкара балалар экологик конкурсында катнашучыларны бүләкләделәр һәм җәйге профильле практиканы ачтылар.

          Беренче тапкыр практика узучыларга Горький тимер юлының Казан төбәге җитәкчеләре уңышлар теләделәр. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы - Горький тимер юлының Казан төбәге буенча башлыгы урынбасары Александр Черемнов тавыш аппаратурасына бүләк сертификаты тапшырды, ул белем алу процессын яхшырту һәм гадиләштерү мөмкинлеге бирәчәк.

          Балалар тимер юлы – менә инде 9 ел дәвамында балаларны Россия тимер юллары тарихы һәм тимер юл һөнәрләре белән таныштыра. Теорияне алар уку елы дәвамында өйрәнәләр, ә җәйге айларда белемнәрен профильле практика вакытында ныгыталар. Быел Балалар тимер юлында җәйге практиканы 750 дән артык яшь тимерюлчы узачак. Профильле заведение традицион рәвештә Ижевск, Әгерҗе, Яшел Үзән һәм Канаштан егетләрне һәм кызларны кабул итәчәк. Беренче тапкыр аларга Кизнер станциясе балалары кушылачак.

          Укучылар белемнәрен практикада күрсәттеләр, традиция буенча бәйрәм кунакларын Казан кече магистрале маршруты буенча утыртып йөрттеләр. Алга таба Балалар тимер юлында поезд көн саен “Молодежная – Изумрудная – Молодежная” маршруты буенча 4 рейс башкарачак. Балалар өчен билет бәясе 50 сумга төшәчәк. Өлкәннәр өчен билет 100 сум тора. Поезд “Молодежная” станциясеннән чәршәмбедән алып якшәмбегә кадәр 10.00, 11.23, 14.15 һәм 15.38 сәгатьтә кузгалып китәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International