РТЮ белән «Иң озын тормыш линиясе»

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июньдә “РТЮ” ААҖ “Линия жизни” дип аталган хәйрия фонды белән берлектә  илебезнең барлык балалар тимер юлларында Балаларны яклау көненә багышланган “Иң озын тормыш линиясе” дигән акция оештырдылар.

Шулай ук Адлер вокзалында “Стратегическое партнерство 1520” халыкара бизнес-форумы кысаларында фондның икенче акциясе узды – “Җир планетасы кешеләренең игелекле куллары”. Горький магистралендә акция Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләрендәге балалар тимер юлларында узды.

Чара барышында барлык катнашучыларга волонтерлар һәм оештыручылар хәйрия иганәсе өчен акция символы булган тасма бирделәр.  Аннан соң, катнашучылар аларны, иң озын тормыш линиясе килеп чыксын өчен, бер-берсенә бәйләделәр һәм һава шарлары ярдәмендә игелек, тынычлык һәм бәхет теләп күккә очырдылар. Акция, ярдәмгә мохтаҗларга, ярдәм итү символы булып тора. Барлык җыелган акчаларны “Линия жизни” фонда балаларны дәвалауга юнәлтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International