Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 2851 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2598 кеше килгән.
2 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 3-8 метр. Температура: +17 - +22 гр.