Казанда 3 нче июньнән П.Лумумба урамы буенча хәрәкәт вакытлыча ябылачак

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

 

Казанда яңгыр сулары канализациясе челтәрен төзү сәбәпле 3-6 июньдә П.Лумумба урамының Бондюжская урамыннан Гвардия урамына таба хәрәкәт юнәлешендә сул як хәрәкәт полосасы ябыла. Вакытлыча әйләнгеч юл оештырылачак.

7-26 июньдә П.Лумумба урамының Бондюжская урамыннан Гвардия урамына таба хәрәкәт юнәлешендә уң як хәрәкәт полосасы ябылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International