ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлы полигонында пассажирлар уңайлыгы өчен шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.

Казанның Совет районында иудей зиратына автомобиль юлын төзү төгәлләнде. Яңа юлның озынлыгы 1,4 км тәшкил итә.

Казанда 18 нче июньнән алып 16 нчы июльгә кадәр Гагарин урамының ике өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

29 нчы сентябрьгә кадәр 6574 нче номерлы Красноуфимск-Дружинино шәһәр яны поезды, 30 нчы июньгә кадәр 6571 нче номерлы Дружинино-Красноуфимск шәһәр яны поезды билгеләнде.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 2550 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2043 кеше килгән.


3
июнь, 2016 ел
җомга

Nord Wind авиакомпаниясе “Казан” аэропортыннан туристик очышлар географиясен киңәйтте һәм Джерба утравы юнәлешендә авиаташуларга кереште.

Казанда 8 нче июньнән 25 нче сентябрьгә кадәр Мехчылар урамының Зайцев урамындагы 17 нче номерлы йорт янындагы машиналар йөри торган өлеше тулысынча ябыла.

Казанда 6-13 июньдә Университет урамының 22 нче номерлы йорты янындагы транспорт йөри торган участогы өлешчә ябылачак. Шулай ук Кремль урамындагы 18 нче номерлы бина янында да хәрәкәт чикләнелә.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 2995 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2598 кеше килгән.

Татарстан Республикасы территориясендә 12 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 73 очрагы, 95 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 558 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International