Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 53,19 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,94 метр (65,9 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер һәм 15 халыкара рейслар. 2700 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2345 кеше килгән.

 

1 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +15 - +20 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International