Бүген “Пионер” авиакомпаниясе Казаннан яңа рейсларга ача

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

 

2 нче июньнән “Пионер – төбәк авиалинияләре” авиакомпаниясе (элекке “Аэросервис” авиакомпаниясе) Казаннан 4 яңа авиарейс гамәлгә кертә -  Волгоград, Симферополь, Краснодар һәм Минеральные Воды калаларына.

 Очышлар Казаннан иң кыска маршрутлар буенча башкарыла. Авиабилетлар бәясе Симферопольгә бер якка 4180 сумга төшә, Минеральные Воды һәм Краснодарга тарифлар 5419 сумнан, Волгоградка очу бәясе 3790 сумнан башлана.

Хәзер ял урыннарына 3-4 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин. Симферополь, Минеральные Воды һәм Краснодарга рейслар Волгоградта төбәк аэропорты аша транзит белән башкарылачак.

Рейсларга билетларны теләсә кайсы авиакассада, шулай ук poedem.ru сайтында җыемнарсыз сатып алырга була. Уртача алганда, бер якка авиабилетлар авиакассалардан алганга караганда 500-800 сумга яки 20-30% арзанрак булачак.

 Исегезгә төшерәбез, кичә, 1 июньдә “Пионер – төбәк авиалинияләре" авиакомпаниясе, яңа маршрут челтәрен  формалаштыру кысаларында Ижау-Казан маршруты буенча беренче рейс башкарды. Ижауга билетны бары тик 1490 сумга сатып алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International