ТР Тукай муниципаль районында 27 нче июньнән алып 15 нче июльгә кадәр ремонт эшләре бару сәбәпле “Яр Чаллы-Сарман” автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Автомобильчеләргә урап үтү өчен “Яр Чаллы-Борды” һәм “Яр Чаллы-Сарман”-Борды” автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.